Эчтәлек

Ышанулар буенча, өрәк кеше һәлак булган җирдә яши. Ул ир-ат яки актан киенгән кыз рәвешендә күренергә мөмкин, җан өшетерлек итеп ыңгыраша.

Ислам кабул ителгәнче татарларның бабалары арасында таралган бу ышану кешенең җаны аның канына сеңгән, шуңа күрә җиргә аккан кан өрәккә әверелә дигән караш белән бәйле. Шул канны яндыргач, өрәк башка күренмәячәк, дип санаганнар. Мәетне һәлак булган урынында җирләү йоласы өрәккә ышануга барып тоташа.

Әдәбият  

Насыров К. Поверья и обряды Казанских татар // Зап. Имп. Рус. геогр. об-ва по отделению этнографии. СПб., 1880. Т. 4;

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.