В.Ульянов-студент һәйкәле

Бронза. Скульпторы В.Е.Цигаль, архитекторы В.В.Калинин. 1954

Казан университетының (1887 елда анда Ленин укыган) 150 еллыгы уңаеннан 1954 елда куела.

Төп бина каршында урнаштырылган. Һәйкәл университетның иске хастаханәсе һәм төп бинасы арасындагы кечкенә генә мәйданчыкта композицион үзәккә әверелгән.

Ярымтүгәрәк мәйданчык гранит эскәмияләр белән тоташкан, постамент янында чәчәкләр утыртылган. Һәйкәл университетның архитектура ансамбленә табигый туры килеп тора. Ульянов бөтен буена иркен позада гәүдәләнгән. Уң кулында китап, сул кулы белән иңбашыннан төшеп торган студент курткасын тоткан. Бронза фигура көчле җилләргә каршы тора алу пластик мотивында хәл ителгән. Җилфердәп торган курткасы, киемендәге эре, хәрәкәтне белдерүче җыерчыклар яшь студентның тәвәккәллеген, рух ныклыгын чагылдыра.

Шомартылган соры граниттан эшләнгән постамент баскычлы нигезгә урнаштырылган. Сынның биеклеге — 3,3 м, постаментныкы — 4,7 м. Постаментта «Владимир Ульянов. 1887 ел» дигән язу бар.

Автор — А.В.Гарзавина