XVI йөздә яши.

Патша Иван IV күрсәтмәсе белән 1556 елда Псков төзүчеләре җитәкчесе итеп Казан Кремленең яңа диварын һәм корылмаларын төзергә җибәрелә.

Ул И.Я.Постник белән бергә Кремльнең Көньяк өлеше таш диварын һәм аның Спас, Көньяк-көнбатыш, Көньяк-көнчыгыш, Тайницкий, Воскресение манараларын кора. Алар тарафыннан Кремльдәге Благовещение соборы (1561–1562), Зөядә Успение монастыреның Никола трапеза чиркәве (1556) һәм Успение соборы (1560–1561) төзелә.

Әдәбият                

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. К., 1978; 

Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978.