Эчтәлек

Китап угыз баһадирларының үзләре басып алган Кавказ җирләрендә кяферләргә каршы сугышканда кылган батырлыклары турында героик дастаннар циклын тәшкил итә. Төп геройлар — угызлар ханы Баюндур, аның кияве Казан баһадир, улы Гаруз һ.б.

Хикәяләү акыл иясе Коркыт исеменнән бара. Аның турында мәгълүмат китапның кереш өлешендә бирелгән. Ике күчермәсе билгеле: Дрездендагы (12 дастаннан тора) һәм Ватикандагы (6 дастаннан тора) кулъязмалар.

«Китабе дәдам Коркыт»ның бердәм сюжеты юк. Дастаннарның күбесендә Кавказда яшәгән угызларның патриархаль-феодаль күчмә тормышлары тасвирлана. Хәзерге Әзәрбайҗан җирләрендә һәм аның тирәсендә урнашкан шәһәрләр, кальгалар, елгалар, күлләрнең исемнәре аталып үтелә. Аерым эпизодлар әкияти, мифик характерда бирелә.

«Китабе дәдам Коркыт» болгар-татар шагыйре Кол Гали иҗатына, «Кисекбаш китабы» авторына зур йогынты ясый.

Ядкәрнең 1922 елда В.В.Бартольд тарафыннан эшләнгән русча тәрҗемәсе 1950 елда аның вафатыннан соң басылып чыга. Китап берничә тапкыр Германия, Италия, Төркиядә нәшер ителә. Иң борынгы күчермәсе XVI йөзгә карый.

Әдәбият

Деде Коркут. Баку, 1950;

Книга моего деда Коркута. М.–Л., 1962.

Автор — А.М.Ахунов