Эчтәлек

XV йөздә яшәгән.

Төрки телдә язган.

Ислам дине нигезләрен шигъри юлларда аңлаткан «Рәүнәкыль-ислам» («Ислам нуры», 1464–1465) исемле үгет-нәсыйхәт поэмасы авторы. Аллаһның һәм пәйгамбәрләрнең сыйфатларына дан җырлау белән бергә, шагыйрь белемгә омтылуны, гыйлемлекне мактый. Поэма, кулъязма нөсхәләрендә киң таралып, 1850 елдан бирле Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән һәм мәдрәсәләрдә дәреслек китабы буларак файдаланылган.

Әсәрнең кулъязма нөсхәләре Санкт-Петербург, Казан, Уфа шәһәрләре китапханәләрендә саклана. Поэма татар суфи шагыйрьләрнең (Мәүла Колый, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки һ.б.) иҗатларына зур йогынты ясаган. «Рәүнәкыль-ислам» поэмасының тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнгән Гали Рәхим татар халкында ислам дине, шәригать кануннарының тирән урнашуында бу әсәрнең зур тәрбияви роле булганлыгын искәртә.

Әдәбият

Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. Казан, 1923.

Абилов Ш. Вафаи турында // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. 1 том.

Самойлович А.Н. Очерки по истории туркменской литературы // Туркмения. Л., 1929. Т.1.

Хрестоматия по литературе народов СССР. М., 1959.

Автор – Ш.Ш.Абилов