Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1117 ел.

Кыпчак ханы Асин (Асән) улы, бөек кенәз Ю.Долгорукийның каенатасы, кенәз Андрей Боголюбскийның бабасы.

Днепр буйларында яшәгән бурчаглы (бурҗоглы) төрки кабиләләр берләшмәсеннән.

Владимир Мономах белән сугышлар алып бара; 1107 елда солых төзелә, Әййүб хан бөек кенәзнең улы Ю.Долгорукийга кызын бирә.

Киев кенәзе белән бергә Идел буе Болгар дәүләтенә яу белән килеп, бер каланы камаган вакытта һәлак була (агуланган дип фараз ителә).

Чыганаклар

Лаврентьевская летопись // Полное собрание русских летописей. М., 1962. Т.1.

Әдәбият

Баскаков Н.А. Тюркская лексика в «Слове о полку Игореве». М., 1985.

Плетнёва С.А. Половцы. М., 1990.