Эчтәлек

Татар халкында бөртек ясау һәм аны бизәмә өслегенә ябыштыру техникасы «арпалау» дип тә йөртелгән.

Бер үк зурлыктагы бөртекне күпләп ясау өчен оста, гадәттә, бер үк калынлыктагы һәм озынлыктагы металл чыбыкны цилиндр калыпка урый, аннан соң хасил булган спиральне кискәли. Бер төрле зурлыктагы әлеге чыбык кисәкләрен эскәк ярдәмендә агач күмере өстендәге түгәрәк чокырларга урнаштыра һәм эретү лампасы ялкынын юнәлтә, эрегән чыбыклар бөртек булып катып кала.

Гадәттә, бөртек җепкыр бизәк очына яисә бөтен бизәлеш өслегенә ябыштырыла, әйберне өлешчә тасма рәвешендә бөртекләү бизәге белән каймалый; борынгы бизәмә үрнәкләрендә бөртекләү өчпочмак, ромб һәм кабарынкы пирамидалар рәвешендәге бизәкләр хасил итә. Бөртекләү борынгы һәм элгәреге болгар дәверләренә караган археологик казылмаларда ук очрый. Кырымдагы һун каберлекләрендә (бөртекләү белән бизәлгән мичкә формасындагы чигә асылмалары), Көнчыгыш Европа территориясендә табылган зәргәрчелек әсәрләренең бизәлеше болгар бөртекләү сәнгатенә якын. Болгарларның бөртекләп бизәү ысулы Төньяк Кара диңгез буендагы грек шәһәр-колонияләренең антик зәркән сәнгатенә дә хас (алан-сарматларның куыш каберләре, скиф курганнары).

Идел буендагы казу эшләре вакытында VIII–XII йөзләрдәге болгар бизәмәләрен хәтерләткән өчпочмаклар, пирамидалар рәвешендә бөртекләп бизәлгән зәркән әйберләре (имән чикләвеге формасындагы асылмалар муенсалар, алкалар, чигә асылмалары) Днепр буендагы курганнарда (Серогоз курганнары), шулай ук Тамань ярымутравында, Херсонеста, Пантикапей, Ольвия, Феодосия курганнарында, Кырымдагы Бөек Болгар һәм Хәзәр каганлыгы дәверенә караган башка каберлекләрдә табыла.

Алтыннан һәм электрумнан үрдәк сыны кебек итеп эшләнгән чигә асылмалары Идел буе болгарларында бөртекләү ысулы белән эшләнгән бизәмәләрнең гүзәл үрнәге булып тора (алар Эрмитаж, Мәскәүдәге Тарих музее, Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана).

Алтын Урда дәвере зәркән эшләнмәләре арасында бөртекләү бөти каптырмаларында, беләзекләрдә, йөзекләрдә һәм башкаларда асылташлар белән каймаланган буй-буй сызыклы, өчпочмаклы бизәкләр рәвешендә очрый. Казан ханлыгы дәвереннән сакланып калган уникаль әйберләрдә (Мәскәүдә Корал палатасы, Санкт-Петербургта Россия халыклары этнография музее фондларындагы Коръән тартмачыгы, камәр, каптырмалар) бөртекләү җепкырны матурлата, баета торган ысул буларак кулланылган. Бөртекләү чәчәк гонҗәсе рәвешендә җепкыр очларына, металл җепселләр арасына ябыштырыла.

XVIII йөз – XX йөз башы татар сәнгатендә бөртекләү яка чылбырлары, чулпы, беләзек, алка, сәдәфләр, зәркән аеллар һәм башка бизәлешендә фәкать җепкыр белән бергә кулланыла.

Йөзекләрдәге бөртекләр аларның читләрен каймалый һәм еш кына түгәрәк, озынча түгәрәк яисә квадрат рәвешендәге асылташ оясын уратып ябыштырыла. Коръән тартмачыклары өстендә бөртекләү буй-буй сызыклар һәм чәчәк гонҗәләре рәвешендә урнаштырыла. Бөтеркәле бөртекләү бизәкләренең популярлыгы күпертмә җепкыр техникасы барлыкка килүгә этәргеч бирә.

Бөртекләү хәзерге заман зәргәрчелек эшләнмәләре муенсалар, беләзекләр, йөзекләр, алкалар бизәлешендә кулланыла.

Әдәбият

Бернштам А.Н. Находки у оз. Борового в Казахстане // Сборник музея антропологии и этнографии. Москва–Ленинград, 1951;

Смирнов А.П. Волжские булгары. Москва, 1951;

Якобсон А.А. Раннесредневековые поселения Восточного Крыма // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1958. № 85;

Ефимова А. Бутаевский клад ювелирных изделий волжских булгар // Советская археология. 1960. № 3;

Виноградов В.Б. Сарматы северо-восточного Кавказа. Грозный, 1963;

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969;

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

Дмитриев А.В. Раннесредневековые фибулы из могильника на р. Дюрсо // Древности эпохи Великого переселения народов V–VIII вв. Москва, 1982;

Государственный Исторический музей. Москва. Шедевры ювелирного искусства: Альбом. Ленинград, 1985;

Ювелирное искусство // Декоративно-прикладное искусство казанских татар. Москва, 1990;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Татарская филигрань: в контексте генезиса и развития ювелирного искусства // Из истории татарского народного искусства. Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова