Биографиясе

1965 елның 28 марты, Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәре — 2025 елның 28 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1990).

1994 елдан ТР ФА нең Татар энциклопедиясе институтында, торак пунктлар тарихы бүлеге мөдире (1995 елдан) һәм гыйльми секретарь (2008 елдан), 2011–2013 елларда директор урынбасары.

Бер үк вакытта, 2003–2008 елларда, Казан университетында укыта.

ТР торак пунктлары тарихын һәм Татарстаннан читтә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрне өйрәнү буенча фәнни юнәлеш җитәкчесе.

2015 елдан ТР ФА нең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татарстан халыклары тарихи-мәдәни мирасы бүлеге мөдире.

Хезмәтләре XVI йөз – XX йөз башында Россия дәүләтендә татарларның социаль-хокукый халәте мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

ТР ФА Президиумының Ш.Мәрҗани исемендәге бүләге лауреаты (2007). Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Населённые пункты Республики Татарстан: Краткий справ. К., 1997 (автордаш);

Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002;

Мусульмане Волго-Уральского региона в российском законодательстве XIX в. // Новая волна в изучении этнополитической истории Волго-Уральского региона. Sapporo, 2003;

Самодержавие и татары: Очерки истории законодательной политики второй половины XVI–XVIII вв. К., 2005.

Әдәбият                            

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.