- РУС
- ТАТ
Филолог, тарихчы, грек филологиясе докторы (1878), Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1894), хакыйкый статский советник (1886)
1846 елның 26 октябре, Рязань губернасы, Спас өязе Тройцы авылы – 1901 елның 10 марты, Санкт-Петербург.
Рязань руханилар семинариясен (1867) һәм Петербург университетын (1871) тәмамлый. 1871–1874 елларда Петербург университетында укыта.
Казан университетының грек филологиясе кафедрасы доценты (1877–1878), ординар профессор (1878–1880), рим филологиясе кафедрасы ординар профессор (1880–1883) һәм 1883–1897 елларда тарих-филология факультеты деканы.
Хезмәтләре Византия тарихы һәм мәдәниятенә, грек филологиясенә һәм борынгы телләрне укыту методикасына карый.
К вопросу о мировоззрении Еврипида. Казань, 1878.
История алфавита и новое мнение о происхождении глаголицы. Казань, 1886.
Byzantina. Очерки, материалы и заметки по византийским древностям: В 3 книгах. СПб, 1891–1893.
Шестаков С.П. Д.Ф.Беляев // Журнал Министерства народного просвещения. 1901. № 7.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.
Автор – А.В.Скоробогатов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.