Эчтәлек

Хәзерге мәгънәсендә «фонема» термины 1870–1880 елларда Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкилләре (И.А.Бодуэн де Куртенэ, Н.В.Крушевский) тарафыннан кулланыла башлый.

Татар тел белеменә «фонема» төшенчәсе Ү.Ш.Байчура һәм Р.Ф.Шакирова тарафыннан кертелә. Фонема сүзләрне бер-берсеннән аера торган билгеләр җыелмасы буларак каралырга мөмкин. «Фонема» төшенчәсе сөйләмдәге күптөрле авазларны аз санлы аваз типларына берләштерү мөмкинлеге бирә. Әйтик, балаларга дигән татар сүзформасында 4 төрле [а] авазы бар: беренчесе көчле иренләшкән (о-лашкан), икенчесендә иренләшү азрак, өченчесе иренләшмәгән һәм басымсыз, дүртенчесе иренләшмәгән һәм басымлы. Барлык бу сузык [а] авазлары шул бер үк [а] фонемасының бер төсмере (варианты, аллофоны) булып тора.

Фонема дифференциаль билгеләр җыелмасыннан гыйбарәт, алар бер-берсеннән шул билгеләре белән аерыла, мәсәлән, [у] — арткы рәт сузыгы, югары күтәрелешле, иренләшкән (дифференциаль билгеләре — рәте, күтәрелеш дәрәҗәсе һәм иренләшүе). Фонеманың дифференциаль, мәгънә аера торган функцияләрен үтәү өчен уңайлы позиция көчле позиция (мәсәлән, басымлы иҗектәге сузыклар өчен) дип атала, моңа бәйле рәвештә бу позициядәге фонема шулай ук көчле санала. Фонеманың дифференциаль функцияләрен үтәү өчен уңайсыз позиция көчсез позиция (мәсәлән, сүз ахырында һәм тартыкларның яңгыраулык-саңгыраулык билгеләре буенча шаулы тартыклар алдында) дип атала, бу халәттәге фонема шулай ук көчсез була. Көчле фонеманың аңа тиңдәш көчсезләре белән чиратлашуы фонемалар рәтен барлыкка китерә: бер тамырлы сүзләрдә н — н' — м': ун — ун'ике — унбер [умбер]. Хәзерге татар әдәби телендә 9 сузык (кара Вокализм) һәм 26 тартык фонема аерып карала.

Хәзерге татар фонемасының составы Х.Х.Сәлимов тарафыннан тасвирлана.

Әдәбият

Шакирова Р.Ф. Хәзерге татар теле фонетикасына кереш. К., 1954; 

Сәлимов Х.Х. Фонология // Татар грамматикасы. К.–М., 1998. Т. 1.; 

шул ук. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. К., 2005; 

Хәкимҗан Ф. Татар әдәби теле: Фонетика. К., 2001; 

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006; 

Байчура У.Ш. Звуковой строй татарского языка. К., 1959. Ч. 1.                                              

Автор — Р.Ә.Закиров