Биографиясе

1923 елның 14 гыйнвары, Чистай шәһәре — 1983 елның 5 июле, Украина ССРның Харьков шәһәре.

Балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый, аэроклубка йөри.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

Цнорис-Цхалин хәрби авиация мәктәбен (Грузия ССР, 1942) тәмамлый.

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче һава армиясендә 5 нче авиация истребительләре корпусының 8 нче гвардия авиация истребительләре дивизиясе 88 гвардия авиация истребительләре полкында звено командиры. Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында П.М.Никоноров Курск дугасы һәм Днепр елгасы буендагы (икесе дә — 1943) сугышларда, Житомир-Бердичев, Ровно-Луцк (икесе дә — 1944), Түбән Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Сугыш ахырына 200 дән артык сугышчан очыш ясый, берүзе — дошманның 18, төркемдә 5 самолётын бәреп төшерә.

Сугыштан соң Ташкент шәһәрендә СССР Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә (пилотаж техникасы һәм очу теориясе буенча өлкән инспектор).

1957 елдан запаста.

Харьковта яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чистай шәһәрендә Геройлар аллеясында Геройга стела куела, шунда ук аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 116;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 676.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина