Биографиясе

1935 елның 7 гыйнварында Башкортстан АССРның Кыйгы районы Кыйгы авылында туган.

1959 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын (хәзерге Башкорт аграр университетын) тәмамлый (Уфа шәһәре).

1965 елдан шунда ук эшли: 1967–1973 елларда тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы мөдире, 1971–1972 елларда авыл хуҗалыгы механикалаштыру факультеты деканы, 1973–1984 елларда проректор, профессор (1983), 1988–1999 елларда ректор, 2000 елдан автотрактор двигательләре һәм җылылык техникасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре автотранспорт дизельләренең ягулык бирү системаларына карый.

Плунжер парының һәм кугыч клапаннарның тыгызлыгын тикшерү өчен яңа ысуллар һәм приборлар эшли; күп кенә насос һәм форсункалар конструкцияләрен төзи. Бәширов хезмәтләре автотрактор дизельләрен серияләп җитештергәндә файдаланыла.

Уйлап табуга караган 10 лап авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Надёжность топливной аппаратуры тракторных и комбайновых дизелей. М., 1978 (автордаш).

Скоростные характеристики топливоподающих систем тракторных дизелей. Ульяновск, 1976.

Топливные насосы распределительного типа. М., 1975 (автордаш).