- РУС
- ТАТ
(ИФА), авыруларны китереп чыгаручының тибын һәм кан сыгынтысындагы антитәнчекләр титрын төгәл һәм тиз арада ачыклау мөмкинлеге бирә торган ысул
ИФАның өстенлекләре — гади, реагентлар тотрыклы һәм җиңел табыла, тиз башкарыла, күпләп анализлар үткәрү өчен автоматлаштыру мөмкинлеге бирә, нәтиҗәдә ИФА ысулы үсемлек һәм хайван авыруларына диагноз куюда файдалану тәэмин ителә.
Биотехнология казанышлары нәтиҗәсендә ИФА ысулы көчле үсеш ала; геннар инженериясе ярдәмендә — югары дәрәҗәдә чистартылган төрдә кыен табыла торган антигеннар, фермент-маркерлар һәм аларның конъюгатлары, күзәнәк инженериясе ысуллары ярдәмендә моноклональ антитәнчекләрнең махсус һәм аффин төрләре алына.
Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Казан) 1980 елдан терлекләрдәге йогышлы авыруларга диагноз кую өчен ИФА үткәрү буенча киң колачлы тикшеренүләр алып барыла. Россиядә беренче тапкыр дуңгызларда классик чумага (1983), Ауески авыруына (1983), котыру (1988), Ку бизгәге (1990, Р.Х.Йосыпов, Г.Х.Ильясова, Н.Ә.Хисмәтуллина, И.А.Корбанова, Г.Ф.Ильясова, Ш.А.Насыйров), бруцеллёз (1985), себер түләмәсенә (1966; К.М.Салмаков, А.К.Галиуллин, Н.С.Садыйков һ.б.) диагноз кую өчен иммуноферментлы җыелмалар эшләнә һәм чыгарыла. Институтта диагностик җыелмалар эшләү өчен анализларның үзенчәлекле күрсәткечләрен арттыра торган моноклональ антитәнчекләр кулланыла.
Егоров А.М., Осипов А.П., Дзантиев Б.Б. Теория и практика иммуноферментного анализа. М., 1991.
Авторлар — Р.Х.Йосыпов, Г.Р.Йосыпова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.