Ул өр-яңа форма һәм эчтәлек тәкъдим итә, акыл хакимлеген кире кагып, кешедә аң төпкеле, күзаллау-хыял белән бәйле яңа яклар ача, әдәбиятта тормышның чиксезлеген һәм кешенең эчке дөньясының байлыгын күрсәтүче геройлар тудыра дип санала.

Романтизмның үзенчәлекле сыйфаты – ике катлы дөнья сурәте, әдәбиятта яшәешнең реаль һәм идеаль модельләрен тудыру.

Романтизм тууга алшартлар булып XVIII йөзнең мистик-теософик тәгълиматлары, И.Гердерның тарихи-фәлсәфи концепциясе, алман классик фәлсәфәсе вәкилләре И.Кант, И.Фихте, Ф.Шеллинг, әдәбиятчылар Э.По, А.Мицкевич, Дж.Байрон, О. де Бальзак, В.Гюго, В.Скотт эзләнүләре хезмәт итә.

Рус әдәбиятында Р. В.А.Жуковский һәм А.С.Пушкин исемнәре белән бәйле.

Татар әдәбиятында

Татар әдәбиятында романтизм мөстәкыйль юнәлеш буларак XX йөз башында С.Рәмиев, Г.Тукай, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Г.Ибраһимов («Яшь йөрәкләр» романы, «Диңгездә», «Сөю – сәгадәт», «Карак мулла» хикәяләре), Ф.Әмирхан («Гарәфә кич төшемдә», «Кадерле минутлар» хикәяләре, «Урталыкта» романы), М.Фәйзи («Тәкъдирнең шаяруы», «Галиябану» пьесалары) һ.б. иҗатларында формалаша.

Романтизм чоры татар әдәбиятының төп темасы милләт язмышы була. Язучылар актив рәвештә тарихка (Г.Исхакый, «Зөләйха»), легендаларга (М.Гафури, «Хан кызы Алтынчәч», Н.Думави, «Болгар кызы Тойгы туташ», Ф.Әмирхан, «Халык кызлары», Ш.Әхмәдиев, «Хан кызы») мөрәҗәгать итәләр; үз чорының тулаем бер сурәтен тергезү төп тенденция булып санала.

Романтик прозаның эпик формалары (Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр», «Безнең көннәр» романнары), драматик кичерешләр белән сугарылып, психологик анализның тирәнлеге ягыннан аерылып торалар. Г.Исхакыйның «Мулла бабай» романында, «Остазбикә» повестенда халык тормышын, ислам кануннарын, руханиларны идеаллаштыру, мәхәббәткә, гаилә бәхетенә дан җырлау идиллик күренеш хасил итә.

Татар романтик әдәбиятының табигате – идеал, гүзәллек, гармония дөньясы (А.Тангатаров, «Өмет», Гали Рәхим, «Серле-серле әкият» хикәяләре). Романтиклардагы мәхәббәт – кешеләрне берләштерә, явызлык һәм золымга каршы чыга (Н.Думави, «Серле тамчылар»), камилләштерә һәм рухландыра (Ш.Камал, «Ике яхшы», К.Тинчурин, «Искәндәр») торган көч.

Идеал һәм реаль тормыш арасындагы каршылык герой аңы һәм күңелендә икеләнү тудыра; аның ялгызлыктан интегүе һәм идеалга сусавы әдәбиятның эсхатологик юнәлешен көчәйтә (Дәрдемәнднең «Без», «Өмид», С.Рәмиевнең «Мин үләм» шигырьләре; Ф.Борнашның «Коркыт» поэмасы, М.Хәнәфинең «Тегеннән» хикәясе һ.б.), үлем фәлсәфәсенә кайтып кала.

Дошмани чынбарлыктан котылу чарасы булып табигать кочагына (Г.Ибраһимов, «Табигать балалары»), экзотик урыннарга (Г.Ибраһимов, «Диңгездә», «Табигать балалары»), балалык хатирәләренә (Дәрдемәнд, «Үткән көннәр»), хыялый дөньяга (С.Рәмиев, «Авыл»), күңел дөньясына (Г.Тукай, «Күңел»), мәхәббәт кочагына (Г.Ибраһимов, «Сөю – сәгадәт»), дингә (Г.Тукайның дини шигырьләре), үлемгә (М.Хәнәфи, «Тегеннән») качу санала.

Мәгърифәтчелек хәрәкәте милли әдәбиятта традицион символ һәм образларны, дини-суфичыл әсәрләргә хас композицион ысулларны үзгәртүгә этәргеч бирә, һәм алар үзгә контекстта кулланыла, нәтиҗәдә әсәрләрнең күпчелеге дини һәм дөньяви яссылыкларда кабул ителә башлый (Г.Тукайның «И, каләм!» шигыре).

Сүз сәнгатенең милли үзенчәлеген югалтмыйча, XX йөз башы татар шагыйрьләре һәм язучылары татар әдәбиятын Европа һәм рус әдәбиятлары үрнәгендә үзгәртергә омтылалар.

Романтик әдәбиятның төп тенденциясе милләтне саклау, үстерү һәм камилләштерү була. Шәрык әдәбияты контекстында таныла һәм укыла торган детальләр, мотивлар, образ һәм традицион структураларны файдалану үзенчәлек кебек кабул ителә.

Яңа эчтәлек яңартылган форма таләп итә башлый, бу, үз чиратында, жанрлар арасында чикләр җуелуга (мәсәлән, хикәяне лирика белән якынайтучы нәсер жанры туа) китерә. Романтизмны нәзари яктан нигезләп, Г.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди татар романтик әдәбиятының шәрык әдәбияты белән бәйләнешләрен сакларга омтылуын, моның, үз чиратында, әсәрләргә милли төсмер бирүен ассызыклыйлар.

1917 елдан соң романтик әдәбиятның үзәгенә бәхет һәм кешеләрнең социаль тигезлеге мәсьәләсе куела (Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», М.Фәйзинең «Асылъяр» пьесалары). Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда авторлар дини-мифологик һәм символик образларга мөрәҗәгать итәләр (Гали Рәхимнең «Идел» повесте; Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе» һәм шигырьләре).

Романтизм традицияләре татар поэзиясендә XX йөз дәвамында үзен сиздерә. Бу чор романтизмында шартлы рәвештә капма-каршы 2 агым – оптимистик һәм пессимистик агымнарны бүлеп чыгаралар.

Беренчесенә бөтен тереклек дөньясына мәхәббәт, якты киләчәккә өмет, яхшылыкның җиңәчәгенә ышаныч хас. Кеше һәм җәмгыятьне камилләштерү мөмкинлеге геройга үз эчке каршылыкларын җиңәргә көч бирә.

Ул үз чоры проблемаларын хәл итү өчен көрәшә, идеалын киләчәктә таба һәм шул якты киләчәкне якынайтырга тели. Мәсәлән, Р.Гатауллин (Гаташ) иҗатындагы күпсанлы метафоралар һәм хисләрнең бер чиктән икенчесенә ташлануы иң югары кыйммәт итеп мәхәббәтне тануга хезмәт итә. Пессимистик романтизм дөньяны үзгәртү мөмкин түгеллеген аңлаган, реаль чынбарлыктан хыял-фантазия дөньясына китеп барган, идеалны үткәннәрдә генә күргән герой тудыра. И.Юзеевнең мифология белән сугарылган иҗатында романтик геройның катлаулы күңел кичерешләрен, бай һәм тирән рухи дөньясын бирүгә омтылыш яшәеш мәсьәләләренә җиһан масштабында мөрәҗәгать итүгә сәбәп була.

XX йөз ахырында сәнгати формаларны яңартуга йөз тоткан неоромантизмда романтизм үзенең үсешенә яңа этәргеч ала. Җәмгыять кануннарына буйсынып яшәргә сәләтсез романтик герой туа (М.Вәлиев, «Качу» повесте). Ике катламлы дөнья башкаларны яратуга сәләтле булу һәм үзеңне ярату (эгоизм) каршылыгында хасил була (Ф.Садриев, «Кыргый алма әчесе» повесте). Бу ике төрле тормыш моделе укучыны, башкалар мәнфәгатен хөрмәт иткән кешеләр тирәлек һәм үз-үзләре белән гармониядә яши, дигән фикергә китерә.

XX йөзнең икенче яртысында романтизм традицияләренә беренчеләрдән булып М.Галиев мөрәҗәгать итә: аның «Ак абагалар» һәм «Алтын тотка» повестьларына лиризм һәм тирән фәлсәфә хас. Мәхәббәт һәм иҗади илһам турында сөйләгәндә, автор тарихны – чынбарлыкка, рухи кыйммәтләрне матди кыйммәтләргә каршы куя.

XX йөз ахырында реалистик һәм романтик агымнар кушылып китә. Мәсәлән, М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте укучы игътибарын урта гасыр Шәрык әдәбияты өчен традицион сөю мотивына юнәлтүче аллюзиягә әйләнә. Повесть бәхетсезлек белән тәмамлануга карамастан, фаҗига эмоциональ өстенлек алмый, аны мәхәббәтнең чиксез көченә ышану белән бәйле якты хис җиңә.

XX – XXI йөзләр чигендә гадәти булмаган мәхәббәт тарихы милләтара конфликтларның, техноген катастрофалар, сугышларның фаҗигале тарихы белән үрелеп китә торган повестьлар языла (Ә.Сәлаховның «Соңгы вальс», Р.Бәшәрнең «Адашкан кош тавышы», «Акбалык» повестьлары).

Романтик повестьлар тукымасына бик табигый төстә тирәлекне сызланып (экзистенциаль) кабул итү принциплары урнаша һәм алар әсәрләрнең кыйммәти юнәлешен үзгәртә.

Әдәбият

Нигматуллина Ю.Г. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. Казань, 1997.

Теория литературы. Т. 4. Литературный процесс. М., 2001.

Зарипова-Четин Ч. Проблема демонизма в творчестве С.Рамиева в контексте восточно-европейской эстетики. Казань, 2003.

Ганиева Р.К. Совет көнчыгыш әдәбиятларында иҗат методы мәсьәләләре. Казан, 1988.

Заһидуллина Д. Дөнья сурәте үзгәрү. Казан, 2006.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина