Биографиясе

1927 елның 21 апреле, Донецк өлкәсенең Макеевка шәһәре, Украина ССР — 1992 елның 24 апреле, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Кара диңгез флотының һава һөҗүменнән саклану белгечләре мәктәбен (1947), Казан авиация институтын (1958) тәмамлый.

1951 елда демобилизацияләнә һәм Казан университетының физика кафедрасында эшли.

1952 елдан Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында, лаборатория (1960–1961), бүлек (1961–1962) башлыгы, баш инженер урынбасары (1962–1969), баш инженер — директор урынбасары (1969–1987).

Махтеев җитәкчелегендә тану аппаратурасы булдырыла (серияләп җитештерүгә алына, кораллануга кертелә).

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Ленин бүләге радиолокация системасын төзегәне өчен бирелә. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.