Иҗат ысулы атамасы туу

Барлык иҗат ысуллары өчен уртак принциплар бар:

  • эстетик яктан үзләштерелүче чынбарлык һәм яңадан тергезелгән әдәби чынбарлык арасындагы мөнәсәбәтне чагылдыручы иҗат принцибы;
  • эстетик идеал һәм чынбарлык арасындагы мөнәсәбәт белән характерланучы эстетик бәяләү принцибы;
  • образ һәм аның асылын ачыклаучы иҗади гомумиләштерү принцибы.

Сәнгати образның яңадан тудырылган чынбарлыкка карата эзлекле мөнәсәбәтен ачыклау мәсьәләсе беренче мәртәбә борынгы грек галимнәре хезмәтләрендә күтәрелә. «Табигатькә охшату» таләбе тормышны мөмкин кадәр төгәл кабатлап сурәтләүгә чакыру кебек яңгырый. Платон фикеренчә, әдәби әсәр турында сүз алып барганда, башта анда нәрсә тасвирланган, аннан соң гына – дөрес тасвирланганмы-юкмы дигән сорау куеп була. Аристотель исә «охшату» атамасын иҗатның гомуми законына әйләндерә. Охшату теориясе башлангыч мәгънәсендә бары тик натурализм иҗат ысулы туу өчен нигез була ала. Башка иҗат ысуллары охшату теориясенең кыйммәти нигезен үстереп яки аның белән бәхәсләшеп барлыкка киләләр (романтизм, символизм һ.б.).

Иҗат ысулы атамасы фәлсәфәдән алынган, ул РАПП (Россия пролетар язучылары ассоциациясе) идеологлары хезмәтләрендә формалаша. 1920–1950 еллар совет тәнкыйтендә марксистик эстетиканың аерым бер категориясе буларак беркетелә, ләкин РАПП тәкъдим иткән «Диалектик-материалистик иҗат ысулы» сәнгатьне иҗади фикер формасы итеп караудан ерак тора. Бу соңрак сәнгать тарихын кискен реалистик иҗат ысулының «антиреалистик» иҗат ысулына (яки «идеалистик», «романтик») каршы торуы кебек бүлүгә китерә. 1950–1960 елларда совет әдәбият белеме бу атаманы идеологик эчтәлектән арындыра, аны фәкать сәнгати планда күзаллау омтылышы ясый. Ләкин төшенчә дөньякүләм таралыш тапмый.

Бүгенге әдәбият белемендә төрле иҗат ысулы  – классицизм, сентиментализм, романтизм, модернизм, мәгърифәтчелек реализмы һ.б., шулай ук ярымәдәби ысул – натурализм да билгеләнә. Хәзер кайбер әдәбият галимнәре «иҗат ысулы» атамасын кулланмаска тырышалар. Эре иҗат күренешләрен (реализм, романтизм) иҗади юнәлешләр яки иҗат типлары дип атыйлар. Ә аларның төрләрен (мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, социалистик реализм, крәстиян реализмы, символизм, экспрессионизм, сюрреализм һ.б.) иҗади агымнар дип йөртәләр. «Иҗат ысулы» атамасын яклаучылар да бар.

Татар әдәбият белемендә иҗат ысуллары мәсьәләсе

Татар әдәбият белемендә иҗат ысулларын аеру һәм төркемләү мәсьәләсен беренче тапкыр Г.Ибраһимов («Әдәбият кануннары», 1916) күтәреп чыга. 1920–1930 елларда «метод» һәм «стиль» атамалары синоним буларак кулланыла. Г.Сәгъди һәм Г.Нигъмәти хезмәтләрендә романтизм, символизм (модернизм), реализмның теоретик нигезләре, билгеле бер шартларда пәйда булган иҗат типларынының төрле сыйфатлары тирәнтен өйрәнелә. Шул ук вакытта реализмны сәнгатьнең дөреслеге белән тиңләү күзәтелә. Бу күренеш исә милли әдәбиятларда реалистик булмаган ысулларны тискәре бәяләүгә китерә.

Әлеге мәсьәләгә (социологик примитивлыктан баш тарту, милли мәдәни кыйммәтләрнең әһәмиятен тану) яңача караш 1960–1970 елларда формалаша башлый. М.Гайнуллин, Г.Халит, Й.Нигъмәтуллина, И.Нуруллин, Р.Ганиева һ.б. татар галимнәренең хезмәтләрендә төрле И.ы.ның татар әдәбиятында барлыкка килү һәм кулланылыш үзенчәлекләрен аңлау-төшенүгә нигез салына. Бу үзенчәлекләрнең иң мөһимнәре булып мәгърифәтчелек реализмының, романтизмның, тәнкыйди реализмның, символизмның XIX йөз ахыры–XX йөз башы татар язучылары иҗатында янәшә үсеше һәм үзара йогынты ясавы санала.

XX йөз ахырында татар әдәбиятчы-галимнәре тарихи-әдәби процесста иҗат ысулының гомуми принциплары тормышка ашырылуны (поэзия өлкәсендә Т.Н.Галиуллин, драматургиядә А.Г.Әхмәдуллин, XX йөз башы әдәбиятында Р.К.Ганиева, аерым әдипләр иҗатында А.М.Саяпова һ.б.) игьтибар үзәгенә куялар.

Әдәбият                  

Хализев В.Е. Теория литературы. М., 1999;

Литературная энциклопедия терминов и понятий. М., 2001;

Лейдерман Н.Л., Барковская Н.В. Теория литературы. Екатеринбург, 2002.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина