Эчтәлек

Төрле халыкларның мифологик системаларында һәм фольклорында җан турындагы күзаллаулар күп яклары белән охшаш. Кайбер халыкларның мифлары һәм әкиятләрендә җан ирекле (тәнгә бәйләнешсез) яши дигән ышану хас.

Төрки-татар мифологиясендә явыз дию, аждаһаның җаны тәннәреннән аерым яши дигән фикер таралган. Ә диндар, гөнаһсыз кешеләрнең җаннары үлгәннән соң күккә аша (көтүче Зариф турында татар халык әкияте, үзбәк дастаны «Алпамыш» һәм башкалар) диелә.

Ислам дине буенча кешеләрнең җанын үлем фәрештәсе Газраил ала.

Әдәбият

Җан // Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, 1981. 3 том;

Чернецов В.Н. Представление о душе у обских угров // Исследования и материалы по вопросам первобытных религиозных верований. М., 1959;

Баскаков Н.А. Душа в древних верованиях тюрков Алтая // Советская этнография. 1973. № 5;

Токарев С.А. Религия в истории народов мира. М., 1976.

Автор – Ф.И.Урманчеев.