- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1966), РФА мөхбир әгъзасы (1991; 1981 елдан СССР ФА мөхбир әгъзасы), Социалистик Хезмәт Герое (1974), СССРның мактаулы химигы (1978)
1919 елның 26 декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Тонеево авылы – 2023 елның 24 мае, Мәскәү өлкәсе Черноголовка шәһәре.
Хәрби химик саклану академиясен тәмамлый (1951).
1938–1958 елларда хәрби хезмәттә.
1958–1978 елларда Органик химия һәм технологик фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү), директор (1961 елдан), профессор (1968).
1978–1989 елларда РФАнең Физиологик актив матдәләр институты директоры (Мәскәү өлкәсенең Черноголовка шәһәре).
Хезмәтләре физиол. актив фтор- һәм фосфорорганик кушылмаларга карый. Мартынов полигалогенолефиннарны нитрирлауның гомуми алымнарын эшли, α-нитрокарбон кислоталар, α-аминокислоталар һәм аларның кушылмаларын, галогеннитроалканнар һәм галогеннитрозоалканнар синтезлау ысулын булдыра. Алты координацияле фосфор кушылмаларын — нейтраль тетрафторфосфоратларны тикшерә. 100 дән артык фосфорилланган оксим синтезлый һәм аларның үзлекләрен өйрәнә. Төрле биологик актив матдәләр — үсемлекләрне эффектив саклау чаралары, түбән молекуляр биорегуляторлар, махсус тәэсир итү матдәләре ала; махсус куллану матдәләренең технологияләрен эшли һәм җитештерүгә кертә. Мартыновның күп кенә эшләре химик кушылмаларны рефрактометрик тикшерүгә, рефрактометрик константалар үзгәрүнең гомуми закончалыкларын билгеләүгә багышланган.
Уйлап табуга 150 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Ленин бүләге лауреаты (1972). Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Фосфорилированные оксимы // Итоги науки и техники. Сер. Органич. химия. 1989. № 10 (автордаш);
Бициклические ортоэфиры кислот фосфора // Итоги науки и техники. Сер. Органич. химия. 1989. № 11 (автордаш);
Phosphorus — contaning N-trifluoromethylcarbodiimides and N-trifluoromethylfluoroformamidines in reactions with nucliophilic reagents // Phosphorus, Sulfur and Silicon. 1990. № 49/50 (автордаш).
Овчинников Ю.А. Биоорганическая химия. М., 1987;
Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.