Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ватага исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек икътисади; 1764 елга кадәр – монастырь крәстияннәре), ясаклы крәстияннәр, шул исәптән керәшен татарлар, отставкадыгы солдатлар һәм казна крәстияннәре катлавына керә.

1892 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

1902 елда кенәз Ю.В. һәм А.П. Трубниковлар (хәзерге Спас районының Бураково авылы), Петербург сәүдәгәре Д.В.Пошехонов, Чистай сәүдәгәре А.Л.Векшин (подрядчы да ул) һәм приход кешеләре акчасына бер престоллы агач Никола чиркәве төзелә (эклектика стилендә, 1938 елда ябыла, 1990 еллар уртасында яна, 2014 елда аның урынында истәлек билгесе куела).

ХХ йөз башында авылда, 5 тегермән, 6 вак-төякләр һәм мануфактура кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2950,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкасс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Лебедино авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Завет Ленина» колхозы оештырыла. 1957 елдан – «Левашёво», 1965 елдан «Лебедино» совхозлары составында (1995–2003 еллларда «Лебедино» күмәк хуҗалыгы).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авылда клуб бар.

Авыл янында неолит дәвере, Имәнкискә (безнең эраның I меңеллыгы) һәм буралы курган культуралары, Идел буе Болгары чорына караган 24 археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

М.М.Самороднов (1927–2010) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, «Родина» колхозы рәисе (1968 елдан), Алексеевск районының «Кызыл Шәрекъ» совхозы директоры (1972–1983 елларда), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры (ике тапкыр).

Халык саны

1782 елда – 231 ир заты;
1859 елда – 1058,
1897 елда – 1442,
1908 елда – 1495,
1920 елда – 1582,
1926 елда – 1529,
1938 елда – 530,
1949 елда – 353,
1958 елда – 390,
1970 елда – 309,
1979 елда – 173,
1989 елда – 76,
2002 елда – 64,
2010 елда – 43,
2015 елда – 45 кеше (руслар).