- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасыннан 1 км ераклыкта, Теләче авылыннан 23 км көньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында Олы Мирәтәк авылыннан күченүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Яңа Мирәтәк.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 517,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Шәдке авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Бухар» колхозы оештырыла. 1949 елдан «Победа» (үзәк утары – Олы Мирәтәк авылы), 1951 елдан –«Большевик» (үзәк утары – Шәдке авылы) колхозларында, 1997–2005 елларда «Шәдке» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Төзекләндерелгән «Бокыр чишмәсе» (2016 ел), кәшәнә баганасы (2016 ел), чишмәдә Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе бар (2017 елдан).
И.Е.Фёдоров (1912–?) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ВКП(б)ның ТАССР Калинин райкомы беренче секретаре (1943–1947 елларда).
1859 елда – 229,
1897 елда – 559,
1908 елда – 588,
1920 елда – 548,
1926 елда – 459,
1938 елда – 332,
1949 елда – 326,
1958 елда – 218,
1970 елда – 140,
1979 елда – 91,
1989 елда – 46,
2002 елда – 35,
2010 елда – 25,
2020 елда – 26 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.