Биографиясе

1936 елның 3 сентябре, Түбән Новгород өлкәсенең хәзерге Пилнә районы Петрякс авылы  — 1999 елның 29 августы, шунда ук.

1952–1994 елларда туган авылында Жданов исемендәге колхозда (1959 елдагы берләштерүгә кадәр Чкалов исемендәге колхоз) терлекче, ат, дуңгыз караучы булып эшли.

Дуңгыз ите җитештерүне арттыру буенча райондагы социалистик ярышның инициаторы.

Дуңгызчылыкта хезмәтне оештыруда агымлы ысулны кертә: симертү төркемнәрен яхшы карау нәтиҗәсендә (500-800 баш) ит җитештерү ел саен 100 т тәшкил итә.

Н.С.Закиров хезмәт иткән ферма базасы җирлегендә районның алдынгы тәҗрибә мәктәбе эшли.

1976–1980 елларда һәр терлектән уртача 754 г тәүлеклек артым алуга ирешә, шул исәптән 1980 елда – 838 г.

Герой исеме терлекчелекне үстерүдә, җитештерүне арттыруда, ит һәм башка продукция әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

1967–1985 елларда Горький өлкә Советы депутаты.

КПССның 26 съезды (1981 ел), колхозчыларның 3 нче Бөтенсоюз съезды (1969 ел) делегаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006;

Нижегородские татары: Биографический словарь. Н.Новгород, 2008. Т. 1.

Автор – М.Я.Гаитов