Биографиясе

1938 елның 30 сентябре, Октябрь районы Кычытканлы авылы – 2004 елның 8 июне, Зәй шәһәре.

Казан университетын (1966) һәм Югары партия мәктәбен (1982, Саратов) тәмамлый.

1966–1971 елларда Зәй районының Түбән Пәнәче урта мәктәбендә укытучы һәм директор, 1971 елдан «Якты Йолдыз» колхозы рәисе, 1977–1981 елларда Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, 1983 елдан халык контроле комитеты рәисе. 1986–1999 елдан «Зәй» совхозы директоры (хәзерге «Заман» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), бер үк вакытта 1990–1992 елларда халык депутатларының Зәй район советы рәисе, 1993–1995 елларда берләштерелгән шәһәр һәм район советы рәисе.

Хуҗалыкның матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә, совхоз аның җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы югары уңыш алуга һәм терлекчелектә мул продуктлылыкка ирешә. 1997 елга бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 50 ц га җитә, ит җитештерү 2 тапкыр арта; халыкның социаль-көнкүреш шартлары яхшыртыла – юллар төзекләндерелә, мәдәният учреждениеләре, торак йортлар төзелә һәм газлаштырыла. Бетеп барган авыллар яңадан торгызыла.

1995 елдан ТР халык депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.