Эчтәлек

1917 елның җәендә кооператив нәшрият буларак ачыла, шул ук елда анда 1 нче Бөтенроссия мөселманнар съезды материаллары басыла.

Басмаханәдә Совет хөкүмәтенең беренче декретлары – Солых турында декрет, Җир турында декрет һ.б. басылып чыга, 1918 елның гыйнварыннан татар телендә «Чулпан» газетасы нәшер ителә.

Шул ук елда нәшрият таркала һәм басмаханә (мөдире З.А.Рәхимов) Төньяк өлкә коммунистлар берлеге Милләтләр эше комиссариатының мөселманнар бүлегенә, ә ноябрь аенда РКП(б)ның Төньяк өлкә мөселман-коммунистлар бюросы карамагына тапшырыла, «Эшче» исеменә үзгәртелә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999.