Биографиясе

1856 елның 1 августы, Кострома губернасы, Кинешма өязе Соколово авылы — 1919 ел, Херсон губернасы, Александрия өязе Знаменка тимер юл станциясе.

Чыгышы белән дворяннардан.

Павел хәрби училищесен тәмамлый (Санкт-Петербург, 1875).

1875 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә. 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнаша. 1883–1900 елларда Кострома губернасының Кинешма өязендә: крәстиян эшләре буенча өяз кабулханәсенең зарури әгъзасы (1884 елга кадәр), 1885 елдан өяз дворяннары башлыгы һәм бер үк вакытта, 1892 елдан, өяз земство идарәсе башлыгы. 1900–1901 елларда Енисейск вице-губернаторы. Казан губерна территориясендә эшчеләр забастовкалары һәм крәстияннәр хәрәкәте белән көрәшә. 1903 ел 17 октябрь Манифесты басылып чыкканнан соң полицияне коралсызландыруга һәм революционерларның Казан шәһәр думасы бинасын кулга төшерүенә юл куя. 21 октябрьдә карагруһчылар ярдәмендә кораллы юл белән Казанда революцион чыгышларны бастыра, әмма шәһәрдә погромнарны һәм талауларны булдырмый кала алмый.

1905 елның октябрендә отставкага җибәрелә. Кострома губерна (1907–1917) һәм Кинешма өяз (1907–1917) земство җыеннары гласные.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов