Бөгелмә районының Яңа Александровка авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

1991 елда язгы адонисның зур популяцияләрен саклау максатында оештырыла.

Мәйданы 61 га. Сирәкләнгән нарат урманында югары төзелешле үсемлекләрнең 50 ләп төре, шул исәптән сирәк һәм бетеп баручы төрләре – Трансильвания ярмабашы, туры чалгычут, чөйсымын испәрәк очрый. Язгы адонисның куелыгы 1 м2 га 5 үсемлеккә кадәр.