- РУС
- ТАТ
(Кичке кайтаваз), көндәлек иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, сәүдә-сәнәгый һәм әдәби газета
1905 елның 28 декабреннән 1906 елның 10 июленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 159 саны чыга.
Рәсми нашире һәм мөхәррире П.М.Стадырнов, асылда – И.В.Мандельштам.
Кадетлар партиясенең Казан комитеты әгъзалары И.И.Бабушкин, А.В.Васильев, Н.П.Гусев, А.В.Завадский, В.Н.Ивановский, К.В.Лаврский, А.А.Симолин, М.М.Хвостов, шул партия идеологлары П.Д.Долгорукий, Г.Ф.Шершеневич, А.И.Шингарёв һәм башка авторларның мәкаләләре басыла.
Газета «Барысы да халык өчен һәм халык ярдәмендә» («Все для народа и через народ») шигаре астында һәм үз алдына «тормышны мөмкин кадәр тулы һәм тиз чагылдыру» бурычын куеп эшли.
Газетаның иртәнге якта чыгуы, Россия һәм Петербург телеграф агентлыгы телеграммаларын бастыруы укучыларга мәгълүматны башка газеталарга караганда алданрак җиткерергә мөмкинлек бирә.
«Вечернее эхо»да, башлыча, хөкүмәт карарлары, мәхкәмә утырышлары, төрле иҗтимагый оешмаларның һәм фәнни җәмгыятьләрнең җыелышлары турында хисап материаллары, сәяси күзәтүләр басыла. Кадетлар партиясе карашларын пропагандалауга зур урын бирелә.
1 нче Дәүләт думасына сайлаулар кампаниясендә кадетлар «Вечернее эхо» ны агитация максатында файдаланалар. Газетада большевиклар партиясенең стратегиясенә һәм тактикасына анализ ясала, аларның сыйнфый килешмәүчәнлеге төп кимчелек итеп күрсәтелә.
1906 елда төрле сылтаулар белән «Вечернее эхо» 6 тапкыр конфискацияләнә. Яшәп килүче режимны көч кулланып бәреп төшерергә өндәгән мәкалә бастырганы өчен Казан мәхкәмә палатасы газетаны чыгудан туктата. П.М.Стадырнов, суд эзәрлекләвеннән качып, чит илгә китә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.