300 гә якын төре билгеле, уртача киңлекләрдә, тропикларда һәм субтропикларда таралган.

Татарстан территориясендә 9 төре бар. Төкле яфраклы кылган (S. dasyphylla), матур кылган (S. pulcherrima), тар яфраклы (тырса)  кылган (S. tirsa), Залесский кылган (S. zalesskii) – республика флорасы өчен сирәк төрләр. Далаланган көньяк сөзәклекләр буенда үсә.

30-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Яфраклары тар кыяклар, күбесенчә төрелгән, сирәк кенә яссы. Чәчәк төркеме – бер яллы себеркәч. Башаклары бер чәчәкле. Башак кабыгы ике; түбәнге чәчәкле кабык калын, каты, югарыгы чәчәкле кабыкны нык итеп әйләндереп алган һәм очында буынлы бөгелгән кылчык бар, ул исә түбәнге өлешендә ялангач, бөтерелгән, өсте – төкчәле яки шома. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк ата. Корылыкка чыдам үсемлек, дымның туфракта җитәрлек булмавын җиңел кичерә.

Чәчсыман кылган (S. capillata), сарепта кылган (S. sareptana), каурый кылган (S. pennata) башак чыгарганчы терлек азыгы буларак кулланыла, картайгач катылана һәм ашарга яраксыз хәлгә килә.

Каурый кылган кипкән чәчәк бәйләмнәре ясау өчен кулланыла.

Кылганның 8 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).