Биографиясе

1907 елның 4 феврале, Тәтеш өязе Иске Карамалы авылы – 1971 елның 21 феврале, Казан.

1924–1926 елларда Казанда өлкә партия мәктәбендә укый.

1931 елга кадәр комсомол эшендә, бер үк вакытта «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Колхоз яшьләре» журналы мөхәррире.

1932 елдан Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир.

Бөек Ватан сугышы елларында фронт газеталарында әдәби хезмәткәр. Сугыштан соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында, «Азат хатын» һәм «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә эшли.

1968–1971 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе.

1970–1971 елларда СССР Югары Совет депутаты.

Иҗаты

Аның беренче «Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» лирик парчалары матбугатта 1929 елда басылып чыга. «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көндәлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931), «Катя Сорокина» (1938) хикәяләрендә шәһәрдә һәм авылда барган социаль үзгәртеп корулар бәян ителә.

Сугыш елларында язылган «Әхмәт бабай» (1943), «Малай белән эт» (1943) хикәяләренең һәм «Алар өчәү иде» (1944; рус теленә тәрҗемәсе «Их было трое», 1947), «Без әле очрашырбыз» (1947) повестьларының үзәк темасы – үткән вакыйгаларга карата кешенең җаваплылыгы һәм аларда патриотизм хисе тәрбияләү.

И.Гази иҗатының иң югары ноктасы – аның сугыштан соң язган әсәрләре. Газиның «Тургай картаямы икән?» (1966) хикәясе, «Алмагачлар чәчәк ата» (1950) повесте, «Онытылмас еллар» (1949–1966; рус теленә тәрҗемәсе «Хлеб, винтовка и любовь», 1950–1975) трилогиясе, «Гади кешеләр» романы (1955; рус теленә тәрҗемәсе «За городом, за Казанью», Мәскәү, 1957) татар прозасының иң гүзәл үрнәкләреннән санала.

Язучының 1933 елда ук языла башлаган «Онытылмас еллар» трилогиясе бигрәк тә уңыш казана. Авыл малаеның үсмер чагын хикәяләүдән башланган бу әсәр, Идел буенда барган тарихи вакыйгаларны эченә алып, Совет власте урнашу һәм социаль җирлектә яңа тормыш коруны тасвирлауга багышланган киң планлы тарихи-революцион эпопея булып үсә.

1969 елда трилогия Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

И.Гази шулай ук публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгыш ясый. А.П.Чехов, М.Горький, М.Е.Салтыков-Щедрин, Г.Мопассан, Э.Золя хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

И.Гази – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лаураеты.

Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Онытылмас еллар. 2 кит. Казан, 1970.

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1987–1988.

Әдәбият

Ахунов Г. Гомер буе үзе булып калган кеше // Казан утлары. 1972. № 1.

Мустафин Р. Живые традиции // Образ времени. Казань, 1981.

Сафуанов С. Ибраһим Гази. Казан, 1968.

Автор – Р.Х.Сверигин