- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1992), профессор (1993)
1941 елның 20 декабрендә Чаллы шәһәрендә туа.
Свердловск педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1964), Рус-Потамск урта мәктәбе (Свердловск өлкәсе Әчет районы) директоры булып эшли. 1967–1998 елларда Свердловск юридик институтында, Урал университетында, Урал икътисад университетында (тарих һәм политология кафедрасы мөдире). Бер үк вакытта Свердловск өлкә башкарма комитеты (аннан соң губернатор администрациясе) каршындагы милли һәм дини мәсьәләләр буенча экспертлар советы әгъзасы, Свердловск өлкәсе татар һәм башкортларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәте (1995–1998) һәм Татарларның өлкә милли-мәдәни автономиясе (1997–1998) рәистәше.
1998 елдан Мәскәүдә: Мәскәү педагогика университетының гомумуниверситет тарих кафедрасында, 2000 елдан Икътисад һәм эшмәкәрлек институтының тарих һәм политология кафедрасы мөдире.
Югары уку йортлары өчен «Диннәр тарихы» («История религий», М., 2004) уку әсбабы авторы.
Хезмәтләре Совет дәүләтенең диннәргә карата сәясәте тарихына багышлана.
Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.