- РУС
- ТАТ
актриса, ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган (1979) артисты
Ире ягыннан Ганиева.
1928 елның 3 гыйнвары, Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылы — 2018 елның 15 ноябре, Казан.
Татар академия театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң (1948), театр труппасына кабул ителә.
1991–2003 елларда «Инсаният» труппасында.
Р.К.Хәйретдинова Гөлбану ролендә
Г. Ибраһимовның «Татар язмышы»
Җырлау сәләтенә ия буларак, Хәйретдинова музыкаль спектакльләрдә бай рухлы, мөлаем, нәфис Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Галиябану (шул исемендәге әсәр буенча, М.Фәйзи), Гөлчирә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Хәдичә («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов повесте буенча) образларын тудыра. Сания, Кәләмзә («Качаклар», «Зифа», Н.Исәнбәт), Гөлбикә («Таң атканда», Ш.Шаһгали), Рәмзия («Күк капусы ачылса», Х.Вахит), Волчанская («Рәхәт яшибез», М.Гыйләҗев), Селия («Җүләр кыз», Лопе де Вега), Әкълимә («Әбиләргә ни җитми», Ф.Бүләков) кебек характерлы рольләрдә актриса комедия уйнау остасы буларак ачыла.
Р.К.Хәйретдинова Мәйсәрә ролендә
К.Тинчурин «Зәңгәр шәл»; Булат ролендә - А.З.Аббасов
Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.
Автор — И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.