Туфракның уңдырышлылыгын арттыра, аның туклану, су, җылылык һәм һава режимын яхшырта; авыл хуҗалыгы культураларының уңышына һәм продукциянең сыйфатына уңай тәэсир итә.

Ашламалар органик ашламаларга (тирес, торф, компост, сапропель, кош тизәге), сидераль (яшел ашламалар), органик-минераль, известьле (доломит оны) һәм стандарт минераль ашламалар (азотлы, фосфорлы, калийлы), катлаулы минераль, микроашламалар (молибденлы, бор, акбур, кобальт, цинклы һ.б.), бактериаль ашламаларга (ризоторфин, агрофил, ризоагрин, фитоспорил, ризоплан, флавобактерин) бүленә. 1 кг тулы минераль ашламаларны (азот, фосфор, калий) ТР шартларында куллану уңышның сизелерлек артуына китерә: ашлык уртача 4,4 кг, бәрәңге 21,5 кг, яшелчә 38 кг га арта. ТРда известьле ашламалар (34 известь карьеры), аммиак селитрасы (Яңа Менделеев химия заводы), бактериаль ашламалар («Казанский тепличный-Ко» совхозы) җитештерелә.

Ашламаларны, аларның туфрак һәм үсентеләрдәге хим. процессларга, уңыш алуга тәэсирен өйрәнү белән агрохимия фәне шөгыльләнә. Ашламаларны рациональ куллану максатларында ТРда агрохимия хезмәте булдырылган (кара Авыл хуҗалыгын химияләштерү, Ашламалар системасы).

Үсемлекләргә һәм туфракка иң зур файданы, гадәттә, органик һәм минераль ашламаларның кушылмалары бирә, алар туфракның химик, физик-химик, физик һәм микробиологик үзлекләрен яхшырта. Ашламаларны оптималь дозаларда күп тапкырлар кертү һәм туфракны культуралаштыруның башка ысуллары (эшкәртү, күпьеллык үләннәр чәчү һ.б.) туфрак ясалу процессының юнәлешен үзгәртергә һәм яңа туфрак төрләре (төрчәләре) — югары уңдырышлылыгы белән аерылып торучы антропоген туфраклар формалашуга китерергә мөмкин.

Ашламаларны дөрес куллану үсемлекләр үсешенә уңай тәэсир итә. Ашламалар куллануның нәтиҗәлелеге авыл хуҗалыгы культураларының биол. үзенчәлекләренә, туфракта туклану элементлары булуга, дымлылыкка, туфрак эремәсенең реакциясенә һ.б. бәйле. Югары нәтиҗәләргә сугару шартларында ирешелә. Ашламалар һәм сугаруның ярашуы үсемлекләрнең суны һәм туклыклы матдәләрне аз тотуына китерә. 1 т тирес керткәннән соң беренче елда ашлыктан 0,2—0,3 ц, бәрәңгедән 1—1,5 ц, кукурузның яшел массасыннан 3—4 ц өстәмә уңыш алына.

Җиңел туфракларда да органик һәм минераль ашламалар бергә кертелгәндә уңыш арта. Моннан тыш, органик ашламалар туфракны гумус (черемә) белән баеталар, ә бу минераль ашламаларның артуына шартлар тудыра. Яхшы уңыш өчен шактый күләмдә туклыклы матдәләр таләп иткән интенсив сортлар үстергәндә бу алымның әһәмияте арта.

Татарстан туфракларын зур масштабта агрохимик тикшерүләр республиканың барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә туфракның уңдырышлылыгын күтәрүче программалар һәм агрохимик карталар булдырырга мөмкинлек бирә, алар һәр басу һәм авыл хуҗалыгы культурасы буенча ашламалар куллану ысулын күрсәтә. 2006 елда ТР буенча ашламаларның кулланылышы (мең т): известьле ашламалар — 165,7 мең гектарга 1229,8; органик ашламалар — 97 мең гектарга 3698,5; минераль ашламалар — 2446,3 мең гектарга 172,6 (тәэсир итүче матдә) тәшкил итә.

Шулай ук кара Сидерация, Туфракны известьләү.

Автор — И.Н.Афанасьев