Татарстан Республикасының хәзерге Лениногорск районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 33 км, Писмән тимер юл станциясеннән 18 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Глазово авыл советы, 1935 елдан – Яңа Писмән (1955 елдан – Лениногорск) районы Глазово авыл советы, 1963 елдан Лениногорск районы Ивановка авыл советы составында. Халык саны – 234 кеше (1930 ел, руслар), 296 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.