- РУС
- ТАТ
(Stachys), күркә борыны, иренчәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр яисә ярымкуакчыклар ыругы
300 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да уртача һәм субтропик, тропикларның тауларында таралган.
Татарстан территориясендә 6 төре бар. Берьеллык нәдербаш (S. annua), туры нәдербаш (S. recta), дару нәдербашы (S. officinalis) һәм башкалар һәр җирдә, Идел нәдербашы (S. wolgensis) – Кама һәм Идел алдында очрый. Урман буйларында, куаклар арасында, су буйларында, дымлы болыннарда үсә.
8-120 см биеклектәге үсемлек. Сабагы кытыршы төкчәле. Яфраклары бөтен яки тешәүле, каршыдаш урнашканнар. Чәчәкләре алсу, аксыл шәмәхә, куе кызыл яки сары, башаксыман чәчәк төркеме хасил итүче ялган боҗрага җыйналган. Җимеше – чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.
Халык медицинасында дару нәдербашы, туры нәдербаш, урман нәдербашы (S. sylvatica) үләне төнәтмәсе үт һәм бәвел кудыру, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.
Баллы үсемлек.
Дару нәдербашы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.