Мәлләтамак комплексы. V каберлек. Чакматаштан эшләнгән табылдыклар

ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты фондлары

Мөслим районы Мәлләтамак авылы янында урнашкан. 1971 елда П.Н.Старостин, 1970–1980 елларда Е.П.Казаков һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Таш, бронза гасырлар торулыкларын һәм каберлекләрен, Пьянобор, Кушнаренко, Чиялек, Болгар һ.б. археологик культуралар авыллыкларын һәм каберлекләрен үз эченә ала (барлыгы 25 ядкәр).

Мәлләтамак III каберлегендә 6 кабер тикшерелә, аларда чакматаштан эшләнгән хезмәт кораллары очрый. V каберлектә төрле археологик культураларга нисбәтле каберләр өйрәнелә, таш гасырга караган 15 кабердә күп күләмдә чакматаштан ясалган ук һәм сөңге очлыклары, хәнҗәрләр, чакматаш беркетелгән сөяк эш кораллары, сланецтан эшләнгән аркылы балталар, кабырчыклы муенсалар һ.б. табыла. Алар янында янган агач багана калдыклары сакланган 4 корбан чалу чокыры ачыла. Неолит һәм энеолит чорлары туктаулыкларында балчык савыт-саба ватыклары һ.б. табыла. Постпетрогром һәм Чиялек археологик культуралары торулыклары урынында учак калдыклары, балчык савыт-саба ватыклары, таш түшәлгән дини йолалар мәйданчыгы һ.б. тикшерелә.

Алтын Урда чоры болгар авыллыкларында йорт калдыклары, һөнәрче түгәрәгендә һәм әвәләп эшләнгән савыт-саба ватыклары, тимер җитештерү эзләре, кара һәм төсле металлдан эшләнгән әйберләр теркәлә. Мәлләтамак комплексы территориясендә Урта Идел төбәгендә мөгездән ясалган һәм кремний кисәкләре беркетелгән, урак рәвешендәге иң борынгы хезмәт кораллары табыла.

Мәлләтамак комплексы. V каберлек. Пыяла кубок

ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәге

Әдәбият          

Казаков Е.П. Работы в Татарии // Археологические открытия 1975 года. М., 1976;

шул ук. Памятники меллятамакского типа на востоке Татарстана // Контактные зоны Евразии на рубеже эпох. Самара, 2003;

Старостин П.Н.Первый меллятамакский могильник // Древности Икско-Бельского междуречья. К., 1978;

Археологические памятники Восточного Закамья. К., 1989.

Автор — Е.П.Казаков