Эчтәлек

Химик кинетикада химик реакцияләр тип буенча гадиләр һәм катлаулылар (шул исәптән чылбырлылар), активация характеры буенча термик, фотохимик, радиацион-химик, электрохимик, каталитик реакцияләр буларак классификацияләнәләр. Формаль кинетика химик реакцияләр барышында реакциягә керүче матдәләрнең концентрациясе үзгәрешен тасвирлый. Хәрәкәт итүче массалар законы нигезендә реакциянең элементар стадиясе тизлеге K[A]n[B]m га тигез. Биредә [A], [B] — реагентлар концентрацияләре, K — тизлек константасы, n һәм m — A һәм В атомнар микъдары. Тизлек константасын Аррениусның K=Koe(-E/RT) тигезләмәсе (биредә Е — активация энергиясе, R — газ константасы, Т — абсолют температура, Ко — экспоненция алды тапкырлаучы.

Химик реакцияләр тизлекләрен беренче булып систематик рәвештә тикшергән (1870 еллар) галим — рус химигы Н.А.Меншуткин; ул кушылмаларның реакциягә сәләте белән аларның төзелеше арасында бәйләнешне, шулай ук эреткеч табигатенең химик әверелеш барышына йогынтысын тикшерә. Голландияле химик Я.Х.Ван-Гофф гади (моно-, биһәм тримолекуляр) реакцияләр барышының кинетик закончалыкларын формалаштыра (1884). Актив молекулалар ролен һәм элементар реакцияләр тизлегенең температурага бәйле булуын швед химигы С.А.Аррениус билгели (1889).

Россия галимнәре катлаулы реакцияләр кинетикасында арадаш продуктларның һәм арадаш әверелешләрнең хәлиткеч ролен ачыклыйлар; газ фазасындагы реакцияләрнең һәм фотохимик реакцияләрнең кинетикасын, электрохимик кинетиканы тикшерәләр (А.Н.Бах, Н.А.Шилов, А.Н.Фрумкин һ.б.). Н.Н.Семёнов (1930 еллар) эшләгән чылбыр реакцияләре гомуми теориясе (инглиз физикохимигы С.Н.Хиншелвуд белән бергә; Нобель бүләге, 1956) катлаулы химик процессларны өйрәнү өлкәсендә искиткеч зур казаныш була. Тармаклы чылбырлы реакцияләр теориясе химик процесслар белән идарә итү, ягъни аларны тизләтү, әкренәйтү, теләсә нинди стадиясендә өзү мөмкинлеге бирә. Семёнов җылылыклы шартлау һәм газ кушылмалары яну теориясен эшли, алга таба шәкертләре белән берлектә ялкын таралу, детонация, шартлаткыч матдәләр һәм дары яну турындагы тәгълиматны үстерә.

Татарстанда кинетик тикшеренүләр Казан химия мәктәбе өчен традицион булган чиксез кушылмалар химиясе, элементорганик химия, электр химиясе, полимерлар химиясе һәм энергия белән туендырылган кушылмалар кебек өлкәләрдә алып барыла. Чиксез кушылмалар химиясен тикшергәндә терпеннар, кареннар, пиненнар табигый кушылмаларының реакциягә керү мөмкинлеге (Б.А.Арбузов хезмәткәрләре белән бергә), цикл кушылу реакцияләре механизмнары (А.И.Коновалов, В.Д.Киселёв, И.С.Антипин, Б.Н.Соломонов, Я.Д.Самуилов һ.б.) өйрәнелә. Элементорганик химия өлкәсендә мышьякорганик (Г.Х.Камай, Б.Д.Чернокальский, В.А.Гаврилов һ.б.) һәм фосфорорганик (А.Н.Пудовик, Р.Ә.Черкасов, В.И.Галкин һ.б.) кушылмалар реакцияләренең кинетикасы тикшерелә. Гетерофазлы сополимерлашуның кинетикасы һәм топологиясе (В.А.Мягченков), нитролаштыру кинетикасы (Г.С.Марченко, А.В.Косточко, Г.П.Шарнин, А.Д.Николаева), күкерт кушылмаларының металл комплекслы һәм гетероген катализаторлар белән сыек фазалы оксидлашу кинетикасы (Ә.М.Мазһаров), термодеструкция кинетикасы (Г.М.Храпковский), электродлы процесслар кинетикасы (Ю.М.Каргин, В.П.Барабанов, Р.С.Сәйфуллин һ.б), суда эрүчән полимерлар синтезы кинетик закончалыклары (В.Ф.Куренков) өйрәнелә. Кинетиканы тикшерү нәтиҗәләре химик процессларны идарә итүнең рациональ принципларын эшләү, файдалы химик реакцияләрне стимуллаштыру, кирәкмәгәннәрен тоткарлау (бастыру), химик технологиядә гамәлдә булган процессларны һәм аппаратларны камилләштерү, яңаларын булдыру өлкәләрендә кулланылыш таба. Диеннарны, ацетофенонны, альфа-метилстиролны гидрирлау, этилбензолны оксидлаштыру кинетикасы буенча фәнни эшләр (Б.Р.Серебряков, А.Ш.Зыятдинов, Х.Э.Харлампиди һ.б.), полимеризация тизлегенә ингибиторлар йогынтысы һәм изопрен, бутадиен, стирол җитештерүдә стабильләштерүче системалар булдыру буенча хезмәтләр (П.А.Кирпичников, А.Г.Лиакумович һ.б.; СССР Дәүләт бүләге, 1989) «Түбәнкаманефтехим» передприятиесендә гамәлгә кертелә. Нефтьне, газны, нефть продуктларын һәм ташландык суларны күкертле газлардан чистарту технологияләре 2005 тә РФ Хөкүмәте бүләгенә лаек була (Ә.М.Мазһаров, А.Ф.Вилданов һ.б.). Бу технологияләр буенча Россиядә һәм БДБ илләрендә 50ләп сәнәгый корылма, Иранда 20 шундый корылма төзелә (2004 тән). Химик кинетика өлкәсендә тикшеренүләр Казан университеты, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, Казан технологик университетында, Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында, РФА КГҮнең Казан физика-техника институтында, Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында һәм Татарстанның башка фәнни оешмаларында алып барыла.

Әдәбият

Эмануэль Н.М., Кнорре Д.Г. Курс химической кинетики. М., 1969; 

Барабанов В.П. Казанский химико-технологический институт — продолжатель традиций Казанской химической школы // Казанский химико-технологический институт: вчера, сегодня, завтра. К., 1990. Ч.1.