Биографиясе

1923 елның 28 феврале, Лаеш кантоны Корноухово авылы – 1981 елның 10 мае, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1953), шунда ук эшли, югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире (1976–1981).

Хезмәтләре куертылган системаларның януына карый. К.И.Синаев дары һәм каты ракета ягулыкларының яну механизмы турындагы төшенчәләрне формалаштыруга зур өлеш кертә. Чыганаклы-тибешле яну фаразын әйтә һәм аны исбатлый, шулай катлаулы дары яну процессы белән идарә итү һәм дарылар януының гадәти режимнан төрлечә үзгәрүен аңлату мөмкинлеге туа. Аткан вакытта яну һ.б. процессларның бәйләнешен, технологик, химик һәм физик факторларның яну процессына тәэсирен өйрәнә. Кабызып җибәргәндә дары өслеге белән тышкы җылылык агышы арасындагы җылылык бәйләнешен, процессның ялкынлануга һәм тотрыклы януга күчүгә кадәр үсешен тикшерә.

120 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.