1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан. Чуаш Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Олы Кайбыч авылы.

Мәйданы — 995,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 14046 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 66,5%, руслар — 27,4%, чуашлар — 5,6%).

Район 57 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 19 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Көмеш җирлектә яшел калкулык өстендә өчкә тармакланган алтын кәүсәле һәм алтын чикләвекләр белән яшел яфраклар сарган имән».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез булмаган ике — 2:1 нисбәттәге ак һәм яшел буйларга бүленгән, яшел буйда басып торган, сары кәүсәсе өчкә тармакланган, сары чикләвекләр сарган яшел ябалдашлы имән сурәтләнгән туры почмаклы тукыма».

Символика нигезләмәсе

Гербта Кайбыч районының төп казанышы — аның табигате чагылыш таба. Кайбыч районы элек-электән имәнлекләре белән билгеле. Имән — традицион озын гомерлелек, ныклык, вөҗданлык, кыюлык символы. Гербта имән символикасы күп мәгънәгә ия. Риваятьләргә караганда, Кече Кайбыч авылы урнашкан урында бер гаилә килеп төпләнгән була, гаилә башлыгының исеме — Хайбыч (гербта ул — нык имән кәүсәсе). Өч улының (имәннең өчкә тармакланган кәүсәсе) һәркайсы туган саен Хайбыч аларга үз исемен куштыра һәм аларны олы угыл, уртанчы угыл һәм кече угыл дип аерып йөртә. Үсеп җиткәч, олы угыл Олы Кайбыч җирләрендә төпләнә, иң кечесе атасы белән яшәп кала. Кече Кайбыч исеме дә шуннан килә. Өч тармаклы һәм бер гомуми ябалдашлы имән агачы сурәте җирле халыкның күп милләтле булуы хакында сөйли: руслар, чуашлар һәм татарлар Кайбыч җирендә дус-тату яшиләр һәм нәтиҗәле эшлиләр. Аннан тыш гербта имән ябалдашы урнашу рәвеше белән район картасын хәтерләтә һәм композициягә үзенчәлек бирә. Авыл хуҗалыгы җитештерүе район икътисадының нигезен тәшкил итә. Гербта ул яшел, көмеш һәм алтын төсләр белән бирелә. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, үсеш, яңарыш; алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт; көмеш — пакьлек, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), Г.Русанова (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).