Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәне, икмәк саклау-сату кибете, печән кабул итү пункты, шәраб һәм сыра кибетләре, базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1698 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чалманарат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Ярыш”, “Корыч” колхозлары оештырыла. 1946 елда “Ярыш” исеме астында берләшәләр. 1958 елда Бурсык, Түбән Гәрәй, Татар Ямалы, Шәбез торак пунктлары белән Фрунзе исемендәге колхоз составына керә.

Халкы “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2003 елга кадәр урта мәктәп, бина 1976 елда төзелә), мәдәният йорты (бина 1983 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2014 елдан).

Күренекле кешеләре

И.М.Ибраһимов (1953 елда туган) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның Язучылар берлеге рәисе (2005 – 2012 еллар);

Ф.М.Ибраһимов (1950 елда туган) – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

А.М.Нәҗмиев (1951 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.М.Харисов (1944 елда туган) – ТРның атказанган ветеринария табибы.

Халык саны

1795 елда – 150,
1834 елда – 471,
1859 елда – 686,
1884 елда – 781,
1906 елда – 669,
1913 елда – 545,
1920 елда – 592,
1926 елда – 535,
1938 елда – 374,
1949 елда – 229,
1958 елда – 367,
1970 елда – 400,
1979 елда – 350,
1989 елда – 309,
2002 елда – 324,
2010 елда – 305,
2015 елда – 312 кеше (татарлар).