Тарихы

1870–1880 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Усай исеме белән дә искә алына. Җирле халык элек Садыйк атамасын куллана.

Халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү, киез итек-киез басу тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 529 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә губернасы Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Югары Чыршылы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Ленинчы» колхозы оештырыла. 1959 елда – «Ленинчы» (үзәк утары – Югары Чыршылы авылы), 1986 елда «Дружба» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозларына кушыла.

1994–2002 елларда авылда – «Чыршылы» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1870 елда – 391,
1897 елда – 585,
1906 елда – 336,
1926 елда – 248,
1938 елда – 283,
1949 елда – 206,
1958 елда – 181,
1970 елда – 302,
1979 елда – 213,
1989 елда – 143,
2002 елда – 121,
2010 елда – 116,
2021 елда – 98 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).