Биографиясе

1895 елның 1 гыйнвары, Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәре – 1969 елның 28 декабре, Казан шәһәре.

Туган шәһәре мәдрәсәсендә укый. 1911 елда Казанга килә, «Сәйяр» театр труппасында суфлер булып эшли (1912–1914 еллар).

1915–1917 елларда хәрби хезмәттә.

1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаена делегат итеп сайлана.

Гражданнар сугышында катнаша; «Кызыл яу», «Кызыл йолдыз», «Кызыл дөнья» фронт газеталары редакцияләрендә эшли. 1922 елда Д.Юлтый белән берлектә Уфада «Бабич» журналын чыгара башлый (тиздән совет органнары тарафыннан ябыла).

1925 елдан Казанда. Академүзәк каршындагы әдәби мирасны бастыру комиссиясе сәркәтибе, «Чаян», «Яңалиф» журналларында, «Гажур» нәшриятында, «Яңалиф» җәмгыятендә; 1930 елдан Татгосиздатта эшли.

Татар теленең орфографик һәм терминологик сүзлекләрен төзи. Татар теленә С.М.Степняк-Кравчинскийның «Яңа көчләр» («Новообращённый», 1920 ел) драмасын, А.П.Чеховның «Футлярдагы кеше» («Человек в футляре», 1936 ел) хикәясен тәрҗемә итә. Энциклопедия характерындагы «Вакытлы татар матбугаты» басмасы авторы.

1937 елдан Урта Азиядә яши.

1942–1944 елларда Хезмәт армиясендә.

1945 елдан Кайбычта яши, район газетасы редакциясендә, мәдәният сараенда эшли (1956 елга кадәр).

1961 елдан янә Казанда.

Хезмәтләре

«Истәлекләр. Татарча басма сүз» җыентыгы (1956 ел), татар мәдәнияте һәм революциягә кадәрге татар әдәбияты эшлеклеләренә багышланган «Әдәби сүзлек» биобиблиографик белешмәлек авторы (Р.Н.Даутов тарафыннан 2001 елда тулыландырылган вариантта кабат чыгарыла).

Автор – Р.Н.Даутов