- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Мордва Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Мордва Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла (1963–1991 елларда бетерелә). Мәйданы – 618,6 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Кадошкино поселогы (Саранск шәһәреннән 86 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 7084 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1430 кеше (2002 елда –1760 кеше). Иса (2016 елда – 528 кеше), Латышовка (525), Насакан-Потьма (21) авылларында, район үзәгендә (248) яшиләр. Иң әүвәл нигезләнгән авыл – Насакан-Потьма (XVI йөз уртасы), XVII йөздә Иса, Латышовка авыллары барлыкка килә.
XX йөз башында Иса авылында җирле татарлар Асаиновлар, Долотказиннар, Казанбаевлар, Капкаевлар, Кильдеевлар, Мангутовлар һәм Янбулатовларның сәүдә-мануфактура, икмәк пешерү, балык һәм терлек сәнагате предприятиеләре эшли. 1917 елга кадәр район территориясендә биш мәчет һәм дүрт мәктәп (Иса һәм Латышовка авылларында) була.
Хәзерге вакытта Иса авылында –«Асылъяр», «Дуслык» һәм «Йолдыз», Латышовка авылында «Изге нур», «Ләйсән» һәм «Шатлык» үзешчән сәнгать коллективлвры эшли.
Ике мәктәптә (Иса һәм Латышовка авыллары) татар теле предмет буларак өйрәнелә. 2009 елдан Сабан туе үткәрелә.
Кадошкино районында:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.