1366 ел, Һират шәһәре, хәзерге Әфганстан — 1465/66 еллар, шунда ук.

Иске үзбәк (чагатай) һәм фарсы телләрендә яза.

Күпмедер вакыт Алтын Урда башкаласында яши дип фаразлана, Болгар шәһәрендә булгалый.

Яшь чагында дөньяви фәннәрне өйрәнә, соңыннан суфичылык белән мавыга, дәрвишләрчә яши. Шаһрух солтан кушуы буенча Аксак Тимернең шигъри биографиясен — «Зафәрнамә» («Җиңүләр китабы») дастанын яза башлый, ләкин әсәр язылып бетми кала (кулъязмасы сакланмаган).

Лотфиның «Гөл вә Нәүруз» (1411) исемле героик-романтик поэмасы фарсы шагыйре Җ.Табибның шул исемдәге поэмасына (1333) нәзыйрә рәвешендә иҗат ителә. Ике гашыйкның күп сынаулар үтеп кавышулары яктыртылган сюжет Лотфи тарафыннан гадел хөкемдар идарә иткән идеаль дәүләт турындагы фикерне дәлилләү өчен файдаланыла. Поэманың бер күчермәсе Казанда 1960 елларда табыла.

Безнең көннәрдә Лотфиның 4 мең шигъри юлы билгеле. Алар төрле жанрларда язылган (газәл, кыйтга, робагый, кыйсса); үзенең уй-хисләрен шагыйрь укучыга төрки телле халыклар фольклоры чаралары белән җиткерә. Күп кенә шигырьләре халык җыры булып китә.

1914 елда Казанда Лотфи шигырьләренең беренче басмасы дөнья күрә. Лотфиның иҗаты Казан ханлыгы чоры татар шагыйре Мөхәммәдъярга сизелерлек йогынты ясый.

Әсәрләре

Лирика. Гуль и Науруз. М., 1961;

Девон. Гул ва Наврўз. Тошкент, 1965.

Әдәбият  

Абилов Ш., Максудова З. Лотфи Идел буйларында // Казан утлары. 1968. № 6;

Рустамов Э.Р. Узбекская поэзия в первой половине XV в. М., 1963;

 Эркинов С. Лутфий. Таш., 1965;

Маллаев Н.М. Узбек адабиёти тарихи. Тошкент, 1965. 1 кит.

Автор — Ш.Ш.Абилов