Биографиясе

1939 елның 19 маенда Липецк өлкәсенең Усмань шәһәрендә туган.

1972 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1961–2006 елларда компрессорлар төзү буенча махсус КБда (хәзер «НИИтурбокомпрессор»), үзәктән куулы компрессор корпуслары бүлеге башлыгы (1981 елдан). В.П.Сидоров җитәкчелегендә төрле сәнәгать тармаклары өчен үзәктән куулы компрессорлар һәм кудыру җайланмалары эшләнә.

Дәүләт бүләге газ күчерү агрегатлары кудыргычларының югары күрсәткечле алмаш частьларын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә. Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сменные проточные части для нагнетателей природного газа // Газотурбинные технологии. 1999. Июнь–авг. (автордаш).

Повышение степени сжатия сменной проточной части ГПА-16 // Хим. и нефтегазовое оборудование. 2002. № 8 (автордаш).

Әдәбият

Неразрывность науки и практики – путь к прогрессу // Респ. Татарстан. 2005. 10 дек.