Тарихы

1647–1652 еллардан Иске Шуширмә буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шебазово исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет (1930 елларда сүтелә), мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1249 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Борындык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1967 елда авылның “Көрәшче” колхозы Куйбышев исемендәге колхоз (Борындык авылы) составына керә. 1994 елдан – “Чулпан” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2010  елдан – “Яңа юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1937 елда ачыла, 1987 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (2006 елда яңа бина төзелә), мәдәни-спорт комплексы (2006 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан), мәчет (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сәхнә” балалар театр коллективы (2017 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Т.Г.Нәҗметдинов (1924–1977) – гвардия сержанты, Бөек ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, Палванташ поселогында (Үзбәкстан) бер урам аның исеме белән атала;

Т.С.Соловьёв (1875–1947) – нашир, журналист;

Ф.Г.Таһиров (1917–1996) – актёр, курчак театры режиссёры, ТАССРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 156 ир-ат;
1859 елда – 601,
1897 елда – 1141,
1908 елда – 1540,
1920 елда – 1236,
1926 елда – 867,
1938 елда – 671,
1949 елда – 435,
1958 елда – 440,
1970 елда – 490,
1979 елда – 423,
1989 елда – 318,
2002 елда – 274,
2010 елда – 254,
2017 елда – 253 кеше (татарлар).