Эчтәлек

1835 елның 17 маенда Казан әсасый халык училищесе җирлегендә ачыла. Укучылар арасында вак чиновниклар, дин эшлеклеләре, шәһәрнең төрле катлау балалары өстенлек итә. Укыту процессы шактый югары дәрәҗәдә була, Казан университеты профессорлары укыта.

1850–1870 елларда укыту педагогик юнәлештә алып барыла, гимназияне тәмамлаучыларның күбесе өяз училищеләрендә укыта.

1918 елда гимназия урта мәктәп итеп үзгәртелә. Гимназияне тәмамлаучылар арасында — филолог Н.Н.Булич, зоологлар Н.П.Вагнер, Н.П.Мельников, химик А.М.Зайцев, медиклар А.Н.Казимбәк, И.В.Домрачев, тарихчылар Н.П.Лихачев, медик һәм Казан шәһәр башлыгы Э.П.Янишевский, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Н.Я.Агафонов, төбәкне өйрәнүче һәм халык мәгарифе эшлеклесе И.А.Износков, хокук белгече һәм сәясәт эшлеклесе Г.Ф.Шершеневич, татар мәгарифе эшлеклесе Ш.Әхмәров, революционер-большевиклар В.В.Адоратский, Н.Э.Бауман. Гимназияне барлыгы 4 меңнән артык кеше тәмамлый.

Беренче вакытта элекке халык училищесе бинасында урнашкан була. 1838–1840 елларда Болак яры буенда архитектор И.П.Бессонов проекты буенча соңгы классицизм стилендә яңа бина төзелә. Хәзерге вакытта ул ике катлы, почмаклары түгәрәкләнгән турыпочмаклы бина, класслары яктыртылган озын зал буенча бер яклап урнашкан, бу зал 3 ишегалды чыгынтысын һәм өстәмә ишекләрне баскычлар белән тоташтыра. Бинаның уртасында, киң фронтонлы төп фасадта ризалит белән аерымланган урында өч өлешле баскычлы төп керү урыны һәм вестибюле урнашкан. Фасадтагы башка баскычлар таррак ризалитлы, аларның бизәлешендә пилястралар һәм өзелгән фронтон кулланыла.

Үзәк ризалит пилястралар, яссы аркатура һәм тәрәзә асты филёнкалары белән бизәлгән. Ризалитлар арасындагы беренче кат стеналары рустлар белән бизәлгән. 1874 елда бинаның сулъяк ягына архитектор В.К.Бечко-Друзин проекты буенча ике катлы чиркәүле бина өстәп төзелә. Беренче каттагы бүлмәләр һәм икенче катта урнашкан чиркәү гимназиянең төп бинасы класслары белән коридорлар аша тоташкан. Болак ягына караган турыпочмаклы апсида өстендә зур булмаган ярым түгәрәк гөмбәз урнаштырылган, ул гөмбәзе барабанга утыртылган дүрткырлы чатыр белән ябылган. Апсиданың фасады икеләтелгән ярымколонналар, аркатура, өч катламлы фронтон, почмакларда аттик тумбалар белән бизәлгән. Арка тәрәзәләре ярымколонналарда почмаклы архивольтлар белән каймаланган.

Чиркәүнең фасады тулысынча псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендә классицистик архитектура элементларын кулланып эшләнгән. Совет хакимияте чорында бу бинада 2 нче мәктәп урнаша (хәзер — Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае).

Әдәбият

Гвоздев П.П. Историческая записка о  Второй Казанской гимназии. К., 1876;

Львов Д.М. Историческая записка о Казанской второй гимназии с 1876 по 1885 год. К., 1885.

Авторлар: Е.В.Липаков, Х.Г.Надыйрова