Биографиясе

1940 елның 27 сентябрендә Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туган.

Казан университетын (1968), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1975, Мәскәү) тәмамлый.

1960 елдан Кама Тамагы районында чыга торган «Кызыл байрак» газетасында бүлек мөдире, 1963 елдан Лениногорск телевидение студиясендә мөхәррир, 1968 елдан ТАССР Министрлар советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире.

1969 елдан «Кызыл таң» газетасында бүлек мөдире (Уфа шәһәре). 1973–1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында: хәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан баш мөхәррир.

1997 елдан Татарстан китап нәшриятында директор урынбасары. 1999–2003 елларда «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары, 2005–2007 елларда «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөхәррире.

Татарстан Республикасы халык депутаты (1990–1995).

Иҗаты

Дәүләт төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм Татарстанда милләтара багланышлар мәсьәләләренә караган мәкаләләре «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Татарстан» журналларында басыла.

Бүләкләре

Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исем. республика бүләге лауреаты (1984).

Әсәрләре

Ямьле Болак буенда. Казан, 2003.

Җир улы. Казан, 2003.

Мәктәбем – гомер учагым. Казан, 2004.

Зөя буе – туган җирем. Казан, 2005.

Близкие проблемы далеких районов // Вот моя деревня. Казань, 1986.

Әдәбият

Әгъзамов Ф. Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе // Канатлар очканда ныгый. Казан, 2000.