Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу, балта эше, чыпта сугу, урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 873,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан –Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Уракчы” колхозы оештырыла, 1941 елда Тельман исемендәге колхоз итеп үзгәртелә һәм шул ук елны Будённый исемендәге колхоз (Носы авылы) белән берләштерелә, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1990 елдан “Носы” күмәк предприятиесе, 2001 елдан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Ишнарат авылы янында Носы елгасы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ф.М.Миңнуллин (1934–1994) – әдәбият тәнкыйтьчесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 51 ир заты;
1859 елда – 264,
1897 елда – 369,
1908 елда –  459,
1920 елда – 426,
1926 елда – 294,
1938 елда – 298,
1949 елда – 215,
1958 елда – 235,
1970 елда – 157,
1979 елда – 143,
1989 елда – 94,
2002 елда – 92,
2010 елда – 90,
2015 елда – 83 кеше (татарлар).