Биографиясе

1762 ел, Мәскәү губернасы Боровск шәһәре – 1831 елның 1 июле, Тверь шәһәре.

Мәскәү руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1790), шунда ук укыта. 1794 елдан монахлыкта. 1799 елдан Петербург руханилар академиясендә укытучы. 1804 елдан Тула епискобы, 1816 елдан Казан һәм Сембер, 1826 елдан Тверь архиепискобы.

Амвросий вакытында Казанда 1815 елгы янгыннан зыян күргән гыйбадәтханәләр һәм монастырьларның күпчелеге торгызыла.

Амвросийның хакимиятнең комсызлыгын һәм алпавытларның явызлыгын фаш иткән, крепостнойлык хокукына каршы чыккан вәгазьләре риторика һәм гомилетика хрестоматияләренә кертелгән. Латин грамматикасы дәреслеге (1799) авторы.

Хезмәтләре

Слова и речи Амвросия, бывшего епископа Тульского и Белевского и архиепископа Казанского и Симбирского, Тверского и Кашинского. СПб., 1856.