Эчтәлек

Башка ыруглар (Аргын, Барын, Кыпчак) арасында иң дәрәҗәлесе һәм көчлесе. Ыруг башлыгы, кагыйдә буларак, хан диваны башлыгы – бәкләр бәге вазифасын били.

Йогынтыларыннан файдаланып, Ширин ыругы вәкилләре үз дәүләтләренең сәяси тормышында әйдәп баручылар ролен башкарырга омтылалар.

Казан ханлыгында Ширин ыругының иң күренекле вәкилләре Шаһгали, Җангали һәм Сафагәрәй ханнар сараенда зур урын тоткан Булат Ширин мәгълүм; Нурали бәк – Шаһгали хан хөкүмәтенең бәкләр бәге.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Автор – И.Л.Измайлов