Эчтәлек

Биографиясе

1951 елның 19 мартында Әтнә районы Олы Өшкәтә авылында туган.

Әлмәт физик культура техникумын (1974), Волгоград физик культура институтының Чаллы филиалын (1992) тәмамлый.

1972–1974 елларда Казан «Органик синтез» заводында аппаратчы.

1974–1981 елларда «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 1981–1998 елларда Татарстан республика советының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Әлмәт шәһәре), 1999 елдан – Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм (2005 елдан – Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы) дәүләт комитетының үзәк спорт клубында тренер.

Шәкертләре арасында РСФСР, СССР, дөнья беренчелекләрендә һәм чемпионатларында, Олимпия уеннарында берничә тапкыр җиңүчеләр – А.Власов, О.В.Данилова, В.Н.Крымцова бар.